Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәм вәгазендә Татарстан мөфтие Русиягә "нацизм янавы" турында сөйләде


Корбан бәйрәме иртәсендә мөфти Камил Сәмигуллин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны каршы ала, Кукмара районының Мәчкәрә авылы
Корбан бәйрәме иртәсендә мөфти Камил Сәмигуллин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны каршы ала, Кукмара районының Мәчкәрә авылы

Украинадагы сугышта катнашучыларны хуплау турында үз бәйрәм котлауларында Татарстан һәм Башкортстан башлыклары да әйтте.

6 июнь көнне Корбан бәйрәме уңаеннан укылган намаз алдыннан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз вәгазендә Русия хакимиятенең пропагандистик белдерүләрен кулланды. Вәгазь эчтәлеге белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында танышып була.

Аерым алганда, мөфти "нинди генә бай булса да, бер генә дәүләтнең дә чит җирләргә янарга хакы булмавын" әйтте, әмма шул сүзләре белән Русиянең Украинага каршы алып барган сугышын аклады, "махсус хәрби операциядә (Украина сугышын Русия хакимияте шулай дип атый - ред.) хезмәт итүче хәрбиләр бүген менә шушы хак өчен көрәшә", диде ул.

Сәмигуллин сүзләренчә, Русиягә "нацизм яный", әмма ул Русиягә генә янамый, аның астында мөселман халыклары изелеп яшәвен белдерде.

Бәйрәм намазыннан соң Украинага бәреп кергән армиядә хезмәт итүче хәрбиләр хөрмәтенә дога да кылынды, дип яза Диния нәзарәте сайты. Кукмара районының Мәчкәрә авылында төзекләндерелгән тарихи мәчеттә узган бәйрәм намазында Татарстан президенты да катнашты.

Турыдан-туры булмаса да, сугышны үзенең Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрикләмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та телгә алды. Икенче дөнья сугышын искә алып, ул "дәһшәтле сугыш чорындагы кебек үк, хәзер дә халыкның көче үз мәнфәгатьләреңне гомум максатларга буйсындыра белүдә икәнен онытмау зарур" диде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тә Корбан бәйрәме белән үзенең котлавында "Ватанны саклау"ны махсус миссия дип атады.

— Руханиларның һәм мөселманнарның ихлас догалары – сугышчыларның Җиңү белән туган якларына тизрәк әйләнеп кайтуларында һәм тынычлык урнашуында, — ди Хәбиров.

  • Русия Украинага каршы сугышны 2022 елда башлады. Сугыш тулысынча диярлек Украина территориясендә бара.
  • Русия хакимияте дин әһелләрен пропаганда максатларында куллана, күп кенә руханилар, мөфтиләр вәгазьләр һәм белдерүләрдә сугышны аклый, аны ватанны саклау белән тиңли.
  • Русия сугыш башлаган беренче көннәрдән үк Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды хәрбиләр өчен кирәк-ярак җыя. Моны ачык чыганаклардагы мәгълүматлар - хакимият яклы медиада, нәзарәтнең сайтында чыккан хәбәрләр раслый.
  • 2025 ел башында Татарстан мөфтие сугыш барган урында базда мәчет ачкан.
  • Үз чиратында Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев Русия мөселманнарын сугышта катнашмаска, "Путин хакимиятен хупламаска" чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG