Accessibility links

Кайнар хәбәр

Доналд Трамп 12 ил ватандашларына АКШка керүне тыйды


Доналд Трамп
Доналд Трамп

2017 елны президент булганда Трамп шундый ук тыю керткән иде

АКШ президенты Доналд Трамп 9 июньнән 12 ил ватандашларына илгә керүне тыю фәрманын имзалады. Моннан тыш, тагын җиде ил ватандашларына өлешчә чикләүләр кертте.

"АКШның тышкы сәясәтен, дәүләт иминлеген һәм террорчылыкка көрәш максатыннан, мин түбәндәге 12 ил ватандашларына илгә керүне тулысынча тыярга һәм чикләргә карар кылдым: Әфганстан, Мьянма, Чад, Конго республикасы, Гвинея, Эритрея, Һаити, Иран, Либия, Сомали, Судан һәм Йәмән", диелә документта.

Моннан тыш Бурунди, Куба, Лаос, Сьерра-Леоне, Того, Венесуэла һәм Төркмәнстан ватандашларына АКШка керү өлешчә чикләнгән. Аларга кунак һәм студент визалары бирелмәячәк, ләкин эш визасы һәм АКШта туганнар белән кавышу максатынан виза алу мөмкинлеге калачак.

2017 елны президент булганда Трамп шундый ук тыю керткән иде. Ул вакытта тыю мөселман халкы яшәгән җиде ил – Гыйрак, Иран, Либия, Сүрия, Судан, Сомали һәм Йәмәнгә кагылды. Соңрак Төньяк Корея, Венесуэла һәм Чадка да кертелде. Аннан соң президент булып сайланган Джо Байден 2021 елда әлеге карарны гамәлдән чыгарды һәм аны "дәүләт намусындагы тап" дип атады.

Хәзерге исемлектә Сүрия һәм Төньяк Корея юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG