БИЗНЕС Online хәбәр итүенчә, әлеге очкыч Русия сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы заказы булган. Аны инде 2019 елны ук ясый башладылар, 2023 елда тапшырылырга тиеш булса да, ширкәт аны үти алмады.
Гомумән Казан Русия өчен очкычлар ясау эшен җайлый алмады. Украина сугышы башланганнан соң Татарстан Русия өлешләреннән торган пассажирлар йөртүче Ту-214 очкычын күпләп җитештерә башлаячагын белдерде.
2022 елда Казан авиация заводына 2023-2030 елларда 115 данәдә Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелды: 2023 елда — өчне, 2024 елда — җидене , 2025 елда — унны, 2026 елда — 15, 2027-2030 елларда — 20шәрне. Әлеге күрсәткечләр Русиянең авиация транспортының комплекслы програмына кертелде.
Ләкин әлегә Казан авиация заводы очкычларны тиешле күләмдә җитештерә алмый. Очкыч ясауны кичектерүнең төп сәбәбе — санкцияләр шартларында Русиянең чит ил технологияләренә мохтаҗ булуы. Русия детальләреннән торган очкыч та чит ил очкычларыннан шактый калышуына киная ясый белгечләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум