Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Зеленский белән очрашудан баш тартты


Владимир Путин
Владимир Путин

Вакытлыча тынычлык урнаштыру тәкъдимен дә кире какты

Русия президенты Владимир Путин Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашырга җыенмавын белдерде.

Путин Брянски һәм Курски өлкәләрендә поездлар шартлаганнан соң, Украина хакимиятләрен тыныч халыкка махсус һөҗүм ясауда гаепләде. Әлеге шартлау аркасында җиде кеше һәлак булды, 100дән артык кеше җәрәхәтләнде.

"Күптән түгел Брянски һәм Курски өлкәләрендә тимер юлга куелган шартлаткычлар – бу, һичшиксез, террорчылык гамәле. Мондый җинаятьләр кылу турында карар, һичшиксез, Украинада сәяси дәрәҗәдә кабул ителә", диде Путин хөкүмәт вәкилләре белән узган киңәшмәдә.

Аның сүзләренчә, Украина гаскәрләре "фронт сызыгы буйлап чигенә", ә Киев "террор гамәлләренә күчкән". Әлеге шартларда алар 30 яки 60 көнгә утны туктатуны сорый, җитәкчеләр очрашуын тәкъдим итә. Әмма террорга өстенлек бирүчеләр белән ни хакта сөйләшәсең? Ни өчен вакытлыча тынычлык биреп сөендерергә?", дип белдерде ул.

Путин Украинаны килешүгә барырга теләге булмауда гаепләде.

Шулай ук ул Зеленскийны "тамырдан черек һәм ришвәтчелеккә баткан режим башлыгы", дип атады.

Путинның әлеге белдерүе Украина президенты Владимир Зеленскийның Истанбулда сөйләшүләрне дәвам итү теләге булмавы турындагы сүзләреннән соң яңгырады. Зеленский Русиянең сугышны туктату турындагы шартлары язылган меморандумны үтәлмәс ультиматум дип атады. Аның сүзләренчә, сөйләшүләр югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш. Русия сайлый ала: Истанбул, Ватикан, Швейцария. Без дүшәмбедән бөтен көнгә очрашуга әзербез", диде Зеленский.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG