Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Урал Байбулатов тоткарланган


Уртада кара киемнән Урал Байбулатов
Уртада кара киемнән Урал Байбулатов

Тоткарлау Кырктытауны яклау эшчәнлегенә бәйле була ала

Уфада куәт оешмасы вәкилләре башкорт активисты, блогер Урал Байбулатовны тоткарлаган.

Бу хакта "Idel.Реалии"га Байбулатовның танышы хәбәр иткән.

"Сәгать иртәнге алтыда Федераль иминлек хезмәте вәкилләре өенә килеп тентү уздырды, ноутбук һәм кесә телефонын алды, аннары Совет урамына Тикшерү комитетына алып китте", дигән ул.

Аның сүзләренчә, тоткарлау Әҗбәлил районында Кырктытауны яклау эшчәнлегенә бәйле була ала.

Шулай ук ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, Магнитогорскидан Кырктытауны яклаучы Илдар Хәбиров өенә дә полиция вәкилләре килгән.

  • Апрель башында Әбҗәлил районында яшәүчеләр һәм активистлар "Рус бакыр ширкәте"нең Кырктытау тавында яңа эшчәнлек башларга җыенуы турында белгәч, берничә Telegram-чатына берләшеп, каршылык күрсәтү юлларын өйрәнә башлады. Активистлар Кырктытаудагы эшләр табигатькә зур зыян салачак, "җир асты суларының эшчәнлеген бозачак" дип әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG