Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан федераль университетының журналистика Югары мәктәбе җитәкчесе вазыйфасына Васыйл Гарифуллин билгеләнәчәк


Казан федераль университетының журналистика Югары мәктәбе җитәкчесе вазыйфасына Васыйл Гарифуллин билгеләнәчәк

Элекке җитәкче Юлия Андреева әлеге вазыйфада бары 9 ай эшләде. Хезмәттәшләре белән хушлашканда ул журналистика факультетына бәйсез статус алырга тырышуын, әмма нәтиҗәсез булуын әйткән. "Вечерняя Казань" язуынча, мөгаен Андреева журналистика мәктәбенең социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтыннан аерылып чыгуын истә тоткандыр.

Мәктәпнең элекке җитәкчесе Леонид Толчинский да әлеге максатка ирешә алмыйча, сигез ел эшләгәннән соң вазыйфадан киткән иде.

63 яшьлек Васыйл Гарифуллин 2002-2012 елларда КФУның журналистика һәм социология факультеты деканы вазыйфасын башкарды. Шулай ук социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакуләм коммуникацияләр институтында бүлек җитәкчесе булып торды, 2018 елдан социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакуләм коммуникацияләр институты журналистика Югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиалар кафедрасы җитәкчесе иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG