Татар сәнгатенә сугыш пропагандасы үтеп керде. Өч елдан артык баручы Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң татар сәхнәсендә шуңа багышлап беренче спектакль күрсәтелде. Сугыш пропагандасы татар әдәбиятына да үтеп керде: ярты ел дәвамында язучыларны шул темага әсәр язарга өндәп тордылар. Конкурсның суммасы моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә булды — 5,2 млн сум. Моңа кадәр эчке эмиграциягә киткән дип йөртелгән татар сәнгате сугыш өчен хезмәт итә башлады.
Узган атнада — 29 һәм 30 майда Казанда Русиянең Украинага каршы сугышына багышланган беренче татар спектакле куелды. Аны Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры сәхнәләштерде.
"Позывной Татарин" (спектакльнең татарчасы да шулай атала) дип аталган спектакльне Кариевның баш режиссеры Ренат Әюпов куйган. Пьесаны "Татар-информ" дәүләт агентлыгы хәбәрчесе, сугышка барып кайткан Җәмил Сәлимгәрәев язган. Әюпов узган ел ахырында "бездән "СВО"га бәйле спектакль сорыйлар" дип сөйләгән иде.
Кариев театры хәбәр итүенчә, "Позывной Татарин" чын вакыйгаларга нигезләнгән.
Спектакльдә Казан янындагы Мирный бистәсендә яшәүче татар гаиләсе күрсәтелә. Бу милитаристик рухта тәрбияләнгән гаилә. Гаилә хуҗасы Украинага сугышка китә. Моңа кадәр ул Әфганстан, Сүриядә сугышкан. Аның уллары да әтисенең артыннан китәргә хыяллана. Кече улы исә үзе дрон ясый. Әтиләре хәбәрсез югалгач, өлкән уллары — Илһам да сугыш сафларына китә.
"Спектакль антрактсыз сәгать ярым бара. Аның байтак өлеше өч хәрбинең — Илһам, Виктор һәм Сәетнең танкта хәрби бирем үтәүләрен күрсәтүдән тора. Илһамны "Татарин" дип атыйлар — спектакль исеме шуннан. Без экипажның өч егетенең үзара дусларча мөнәсәбәтен, бер гаилә кебек яшәвен күрәбез", дип яза "Интертат.ру".
Режиссер Ренат Әюпов әсәрдә патриотизмны күрсәтергә булган, Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруын "Ватан саклау" төшенчәсе белән бәйләргә тырышкан. Шул ук вакытта ул "сәхнәгә неофашистларны да чыгара алмыйбыз" дигән.
Спектакль татар телендә барса да, хәрбиләр үзара урысча аралашкан.
Спектакль Әюпов карамагында гына булмаган, сәхнәгә чыгарыр алдыннан аны махсус комиссия тикшергән, дип яза "Реальное время".
Бу әлегә татарның професиональ сәхнәсендә Русиянең Украинага каршы сугышын хуплап куелган беренче спектакль булды. Дөрес, былтыр КФУның "Мизгел" театры Украинадагы сугыш турында спектакль сәхнәләштергән иде, ләкин бу үзешчән сәхнәдә куелды.
Моннан тыш, ел башында Казанның урыс яшь тамашачылар театры да Яна Орехованың "Просто жить" әсәре нигезендә Украина сугышына багышланган спектакль куйды. Ул Русия президенты фонды хисабына — турыдан-туры Мәскәүдән килгән акчага эшләнгән.
Быел татар театрларына хәрби темалар үтеп керде. Аны рәсми рәвештә Икенче дөнья сугышы тәмамлануның 80 еллыгы белән бәйләделәр. Камал театрында Әсгать Мирзаһитовның "Аналар улларын көтәләр" спектакле күрсәтелде.
Тинчурин театры исә Әмирхан Еники әсәрләренә нигезләнеп "Сезне Ватан Онытмас!" спектакле куйды. Әсәр "Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция (Русия хакимиятләре Украина сугышын шулай дип атый - ред.) каһарманнарына багышлана" дип язды Тинчурин театры.
2022 елда — Русиянең Украинага каршы сугыш башлаган елда илдә сәнгатькә сугыш пропагандасы үтеп керде, ә моның белән килешмәгән сәнгать әһелләренә каршы репрессив чаралар күрелде. Ул Мәскәүдә белән Петербурда ачык күренде, әмма Татарстанда артык сизелмәде. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов Русиядә әлеге барган процесслар татар сәнгатенә тискәре йогынты ясаячак дип Азатлык Радиосына сөйләгән иде ул вакытта. Ул сәнгать кешеләре бүгенге шартларда эчке эмиграциягә китте, Татарстанда хакимият сәнгать әһелләренә басым ясамый дигән иде.
Узган ел исә республика хакимияте сугыш пропагандасын сәхнәләрдә, әдәбиятта таратырга кирәклеген ачыктан-ачык әйтә башлады. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева әдәбиятны корал итеп кулланырга һәм Украина сугышы турында урысча-татарча әдәби әсәрләр язарга, спектакльләр куерга чакырды.
Аныңча, сугышта катнашучы Татарстан егетләренең "батырлыгын күрсәтергә ихтыяҗ бар". Фазлыева бүген Русия файдасына мәгълүмати көрәш алып барырга кирәк, "әдәбият — һәрвакыт корал булган", диде.
Ә сугыш башлану белән татар язучылары нигездә сәяси темалардан читләште. Алар Азатлык Радиосына аноним төстә каләмдәшләрнең күпчелек очракта үзара да бу темага аралашмавын сөйләгән иде.
Соңгы бер елда хакимиятнең әдәбиятка да кул сузуы күренә. Былтыр "Татмедиа" дәүләт агентлыгы Украина сугышына багышланган "Геройлар янәшәдә" – "Герои рядом" патриотик әдәби конкурсы игълан итте. Әсәрләр ярты ел дәвамында кабул ителде. Аның гомум приз фонды 5,2 млн сумнан артып китте. Әдәби бәйгеләрдә моңарчы моның кадәр сумма бүленгәне булмады.
Хәзер бу бәйгенең шорт-исемлеге тәкъдим ителде. Җиңүчеләр соңрак игълан ителәчәк. Исемлектә билгеле язучылар күп булмаса да, алар бар. Мәсәлән, Галимҗан Гыйльмановны күрергә була. Ул сугышта яраланып кайткан Илшат Әминев турында новелла язган. Гыйльманов үз җирен яклаган украиннарны "укроп"лар дип атый, Украина җирен "дошман тылы" дип яза, "азовчы"ларны телгә ала.
Бу Мәскәүдән — төбәкләргә, республикаларга төшкән сәясәтенең бер күренеше. Хәзер Русиядә урыс сәнгате, аеруча урыс киносы "хәрби юнәлешкә" күчте. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан бирле режиссёрлар "урыс дөньясы" һәм "махсус хәрби операция максатлары" турында фильмнар төшерү өчен финанслар ала. Русия мәдәният министрлыгы бу максаттан акчаны турыдан-туры, йә фондлар аша бүлеп бирә, дип яза "Настоящее Время".
Шундый эшләрнең берсе — режиссёр Илья Казанков төшергән "Позывной "Пассажир" фильмы. Бу — публицист һәм сугышны яклаучы Александр Проханов китабы нигезендә эшләнгән тулы метражлы фильм. Аның бюджеты 351,7 миллион сум тәшкил иткән, шуның 246,2 миллионын дәүләт финанслаган.
Украина сугышында катнашучыларның каһарманлыгын күрсәткән фильмнар өчен дәүләт тарафыннан йөзләгән миллион сум акча бүленә, дип сөйләгән "Настоящее Время"ның Русия киносы даирәсендәге чыганаклары.
Режиссёр Виталий Манский фикеренчә, Мәскәү Кирмәне хәрби фильмнар төшерүне зур игътибар белән күзәтә.
— Бу эшкә җаваплы кураторлар бик игътибарлы була. Минемчә, алар махсус исемлекләр дә төзеп бара: кемне, ничек һәм нәрсә аша кызыктырырга, алдарга, сатып алырга кирәк — барысы да билгеле. Максат — шушы кешеләрне билгеле бурычлар үтәүгә җәлеп итү.
Аның фикеренчә, сугыш пропагандасы белән шөгыльләнүче кайбер режиссёрлар һәм сценаристлар чыннан да Мәскәү сәясәтенә ышана, башкалары — миллиардлаган бюджет акчасын үзләштерү өчен эшли. Әмма барысы да Украина шәһәрләренә бомба ташлауны, дрон һөҗүмнәрен һәм йөзләрчә мең кешенең үлемен аклауга китерү өчен хезмәт итә ди ул.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум